- коры
- с. 1. Юешләнмәгән, чыланмаган, суланмаган. Дымлы түгел, составында су парлары аз булган (һава тур.). Юеш, пычрак түгел (җир, туфрак) 2. Явымсыз, яңгырсыз; аяз, кояшлы (һава торышы тур.). Кышын була торган ачы, зыкы салкын тур. к. суык 3. Үсүдән, яшәүдән туктаган, яфраклары коелып, яшеллеге беткән, корыган (үсемлек тур.). Булган үз дымы да кояш яки ут җылысында кибеп беткән; киресе – чи к. утын. Өлгереп җиткән (орлык, ашлык, иген) 4. Коры җир 5. күч. Буш, бернәрсә дә салмаган, бернәрсә дә булмаган к. кесә. Буш, бернәрсәсез коры чыкмас 6. күч. Берни дә җәелмәгән, түшәлмәгән, шәрә 7. күч. Буш, сүздә генә калып, тормышка ашмаган; нәтиҗәсез, файдасыз. Дәлилсез 8. күч. Калориясе, туклыклыгы булмаган к. чәй 9. күч. Гади, гадәти к. дуслык кына иде 10. күч. Таләпчән, каты күңелле, нык тора торган; усал к. тоту. Усал, таләпчән, кырыс, ягымсыз к. тавыш. Йөрәк хисенә бәйләнмәгән, җансыз, салкын; рәсми к. караш 11. Сәнгатьле түгел, сүрәтләү чараларына ярлы, җансыз әсәрне теле к. . КОРЫ БОЗ – Углекислый газның басым белән каты хәлгә китерелгән төре. КОРЫ ЧЕРЕК – Кишер, чөгендер кебекләрдә була торган авыру. КОРЫ СЫЗЛАУ – Ревматизм авыруы
Татар теленең аңлатмалы сүзлеге. 2013.